«Мин синең белән, замандаш!» Чаллы язучысы М.Н.Яһудин белән очрашу (16+)

23 апрель көнне 15 нче санлы китапханә өлкәннәр өчен «Мин синең белән, замандаш!» исеме астында Чаллы язучысы М.Н.Яһудин белән очрашу үткәрде. 

IMG_20210423_150321
IMG_20210423_155144
IMG_20210423_154235
IMG_20210423_160319

Очрашу язучы-прозаик, ТР һәм РФ язучылар берлекләре әгъзасы, ТР журналистлар берлеге, Халыкара әдәби фонд һәм Россиянең әдәби фонды әгъзасы Марс Нәфыйк улы Яһудинның тормыш юлы һәм иҗатыннан кызыклы фактлар белән таныштырудан башланды. Клублылар аның мәктәптә физика һәм технология укытуы, КамАЗның төп җыю конвейерында слесарь, электромонтер, заводның социологы булып эшләве, балалар ялы үзәгендә техник түгәрәк белән җитәкчелек итүе һ.б.лар турында белде.  

Марс Нәфыйк улы әдәби иҗат белән балачактан шөгыльләнүе турында сөйләде. Ул төрледән-төрле темаларны яктырта: туган якның матурлыгы һәм проблемалары, гади авыл кешеләре, сугыш ветераннары, аларның балалары һәм оныклары истәлекләре турында яза. Аның эшләре татар һәм рус телләрендә нәшер ителә.

Марс Нәфыйк улы клуб әгъзаларын үзенең әтисе – яицк казаклары тормышы турында күпсанлы хикәяләр, очерклар һәм романнар авторының эшләре белән таныштырды. Сугыш ветераны, БАССРның атказанган укытучысы, район һәм республика газеталарының штаттан тыш хәбәрчесе Нәфыйк Халик улы Яһудинның 100 еллыгы уңаеннан, Марс Нәфыйк улы аның күп кенә әсәрләрен, шул исәптән фронт көндәлекләрен бастырып чыгарды. Клублылар могҗиза белән сакланып калган фронт көндәлекләрен үз кулларына алып карый һәм укый алды.

Чара азагында клуб әгъзалары үзләренә авторның китапларын алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: